воскресенье, марта 23, 2008

Татарлыкның кадерен белик!

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.

2008 елның 13 мартында БТК Башкарма комитеты республика иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләре җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә ясаган чыгыш.


Татар конгрессының Татарстанда эшләүче җирле бүлекчәләре җитәкчеләре белән очрашу күптән кирәк иде инде, чөнки милләтнең язмышы бүген монда – Татарстанда, Идел-Уралда хәл ителә. Биредә татар әдәбияты, татар тарихы һәм мәдәнияты туа, иншаллаһ, татарның дәүләтчелеге дә биредә торгызылыр! Әмма татар конгрессы соңгы елларда үзенең төп көчен читтә яшәүче татарларга бирде, Финляндиядә яшәүче 50 татар янына да, Америкада яшәүче 40 татар янына да түбәтәй һәм чәкчәк тотып чыгып китте, корылтайларда да аларга урын түрдән булды, ә үзебезнең Арча татарларына һаман вакыт җитмәде, игътибар аз булды. Ниһаять татар конгрессы бу хатасын аңлап, биредә яшәүче милләттәшләребезгә йөз белән борыла башлады, бүгенге очрашуны шуның нәтиҗәсе, дип аңларга мөмкин.

Әйе, без Татарстанда яшәүче татарларга зур өметләр багълыйбыз, чөнки аларга милләтне саклау кебек зур җаваплылык, миссия йөкләнгән. Әмма алар моны үзләре аңлыймы соң, татарлыкның кадерен беләләрме, аның өчен көрәшергә әзерме? Мин әле күптән түгел генә Себердә булып кайттым, анда бездән 50 елга артта калып баралар – татар авылларында газ да юк, юл да юк, кайбер урыннарда хәтта электр уты, эчәргә су да юк, халык суны елгадан эчә. Мин инде татар мәктәпләре, татар китаплары, татар телевидениесе турында әйтеп тә тормыйм, алар моннан мәхрүм, бер Төмән өлкәсендә генә дә соңгы елларда 150 татар мәктәбе ябылган. Омски өлкәсендә 66 татар авылының нибары берничәсендә генә татар теле түгәрәк дәрәҗәсендә укытыла, Курганда, Новосибирскида да шул ук хәл. Мәчетләрендә муллалары юк, динне аңлатырга кеше юк, дини матбугат, китаплар юк. Ә бит Татарстанда боларның барысы да бар, бездә татар булып, дин тотып яшәү өчен шартлар бар, әмма милләт моны аңлыймы соң, кадерен беләме, боларны саклап калу өчен үзеннән нинди өлеш кертә – менә шулар турында да сөйләшер вакыт җитте.

Әгәр Татарстанда яшәүче милләттәшләребез татарлыкның кадерен беләләр икән, балаларын бары тик милли мәктәпләргә генә бирерләр иде, ә бездә хәтта 16 татар районы үзәгендә татар мәктәбе бөтенләй юк! Димәк, район үзәгендә яшәүче татарларга татар мәктәпләре кирәкми, балаларының татарча укулары кирәкми, һәм шушы эшнең башында, нигездә, җирле зыялылар, укытучылар тора! Татарстан шәһәрләрендә дә, мөгаен, һәр йөз татарның берсе генә баласын татар мәктәбенә бирә, калганы, төрле сәбәпләр табып, баласын җитәкләп урыс мәктәбенә бара. Эшләр шушылай дәвам итсә, татар мәктәпләре бөтенләй ябылып бетәргә мөмкин бит! “Ата-аналар балаларын татар мәктәбендә укытырга теләми”, дигән сүз милләткә, татар теленә үлем карары булып яңгырый, без шуны бүген һәр татарга аңлатырга тиешбез. Монда бернинди меркантиль сәбәп була алмый, туган телне файдалы яки файдасыз булган өчен генә, исәп-хисаптан чыгып сайламыйлар, шуңа күрә ул бит АНА теле! Урыннарда җирле оешмаларның төп эше менә шуны халыкка аңлату булырга тиеш.

Әгәр Татарстанда яшәүче милләттәшләребез татарлыкның кадерен беләләр икән, милли матбугатка язылырлар иде, татар китаплары укырлар иде. Югыйсә бит ярты миллион татар яшәгән Казанда нибары йөзләп кенә кеше татар матбугаты алдыра, республиканың башка шәһәрләрендә дә шул ук хәл, авылларда да татарча газета-журналлар, милли китап укучылар кимегәннән-кими бара. Мең еллык тарихы булган татар китабын, йөз еллык тарихы булган татар матбугатын киләчәктә кем укыр, әгәр татар үзе укырга теләмәсә?! Димәк без бүген һәр татарга моны аңлатырга, милли үзаңнарын уятырга тиешбез, чөнки татарлыкның кадерен белү телеңә һәм динеңә хөрмәттән башлана бит ул! Урыннарда җирле оешмалар менә шушы юнәлештә дә эшләргә тиешләр.

Дин мәсьәләсендә дә Татарстанда яшәүче татарлар булган шартларның кадерен белеп бетермиләр. Югыйсә, инде һәр авылда мәчет бар, һәр шәһәрдә дини уку йортлары эшләп тора, әмма милләтнең 2-3 проценты гына дин тота. Аллаһы Тәгалә безгә бу нигъмәтләрне һәм вакытны сынау өчен бирде, ә милләтебез аны мал артыннан куып, күңел ачып яки зарланып уздыра. Дин булмаган сәбәпле, татар халкын әхлаксызлык басып бара, Татарстан районнары тоташ дуңгыз фермасына әйләнде, хәтта минем туган якларым Сабада да йөзәр мең башлык дуңгызчылык комплеслары төзелә һәм эшләп ята! Дин булмау сәбәпле, бүген Татарстанда һәр дүрт кешенең берсе – эчкече яки наркоман, Татарстан һәм Башкортстан аракы җитештерү һәм куллану буенча Россиядә беренче урында тора. Ни кызганыч, татар халкында ислам дине яшәү рәвешенә әйләнеп китә алмады, бүгенге аһ-зарлы тормышыбыз – шуның ачы нәтиҗәсе. Димәк, урыннарда эшләүче татар конгрессы активистларына алга таба бөтен көчләрен шушы юнәлешкә дә бирергә кирәк булачак.

Әмма, кызганычка каршы, татар конгрессының Татарстан буенча җирле оешмалары без көткән дәрәҗәдә эшләп китә алмады. Моның төрле сәбәпләре бар. Беренчедән, татар конгрессы үзе дә аларга карата аз игътибар күрсәтте, бөтен эш 5 елга бер тапкыр Казанга корлытайга чакыруга кайтып калды. Икенчедән, урыннарда эшләүчеләр үзләре дә инициатива күрсәтмәделәр, чөнки аларның күпчелеге хакимият тарафыннан куелган кешеләр иде, алар хуҗалары сүзеннән чыга алмадылар. Нәтиҗәдә, татар конгрессы һәр авылга төшеп җитә алмады, күп җирдә безнең оешма турында белүче дә юк. Әгәр без эшебезне системага салып эшли белгән булсак, Татарстанның барлык авылларын һәм шәһәрләрен үз идеяләребез һәм гамәлләребез белән пәрәвез кебек чорнап алган булыр идек. Без бүген Түбән Каманы уңай мисал итеп китерәбез икән, анда эш 20 ел буена системага салынып, тәртип белән, максатчан алып барылды, шуңа күрә анда татар мәктәпләре дә бар, дин дә көчле, милли рух та какшамаслык. Димәк, Татарстанның барлык шәһәр һәм авылларына шушы дәрәҗәдә эшләргә өйрәнергә кирәк.

Урыннарда татар конгрессы җитәкчеләренең хакимияткә сүзләре үтсен өчен, аларга җирле интеллигенциядән, дин әһелләреннән актив булдырырга һәм түрәләргә идарә исеменнән керергә кирәк булачак. Ул чагында бу инде халык фикере булыр һәм хакимият аны үтәргә мәҗбүр булачак. Җирле оешмаларның офыкларын киңәйтү һәм читтә яшәүче татарларга ярдәм итү йөзеннән дә бер тәкъдимем бар. Татарстан Россиянең төрле төбәкләрендә Сабантуйлар уздыру өчен һәр елны районнардан делегацияләр җибәрә, бу урыннардагы татарлар өчен зур ярдәм булып тора. Бу ярдәмләшүне, аралашуны Сабантуй кысалары белән генә чикләмичә, даими рәвештә дәвам итәргә тәкъдим итәр идем. Ягъни, Татарстанның һәр районы Россиянең татарлар яшәгән берәр субъектын үзенә шефлыкка алсын иде, аларга милли мәгариф, мәдәният, милли матбугат мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итсен иде! Бу эшне Бөтендөнья татар конгрессы гына башкарып чыга алмаячак, моңа Татарстан хөкүмәте дә алынсын иде, бу милләтебезгә аралашу өчен зур мөмкинлекләр дә ачар иде, берләшергә сәбәп булыр иде!

Алда Татарстанны да, татар халкын да зур сынаулар көтә. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның башына килгән бөтен бәла-казалар – телсезлек, мәктәпсезлек, динсезлек безгә дә килеп җитәргә мөмкин. Инде милли республикаларны бетерү, губерналаштыру турында сүзләр йөри, ул чагында без дәүләтчелегебезнең соңгы билгеләре – бәйсезлек турында Декларация һәм Референдум нәтиҗәләрен дә югалтачакбыз. Татарстан татары моңа каршы көрәшергә әзерме, дәүләтчелегебезне, телебезне, милли мәктәпләребезне, динебезне, тарихыбызны, мәдәниятыбызны сакларга әзерме? Бүгеннән татар халкының язмышы аның кулында булачак, ул үз өстенә нинди зур җаваплылык төшкәнен аңлыймы? Аңлап бетерми икән, һаман үз теленә, тарихына, милли мәктәпләргә, милли матбугатка, динебезгә карата битарафлык күрсәтә икән, тиздән ул үзе дә, Россия татарлары кебек, телсез, мәктәпсез, тарихсыз, динсез, хокуксыз бер кавем булып калырга мөмкин. Без милләткә боларны аңлатырга, үз язмышына карата битараф булмаска, татарлыкның кадерен белергә һәм аның өчен көрәшкә әзер булырга тиешлеген сеңдерергә тиешбез. Милләт өчен көрәштә фронт сызыгы бүген Татарстанда яшәүче һәр татар аша үтә, һәм һәр татар милләтне саклап калу өчен үз өлешен кертергә тиеш.

фикер алышу