понедельник, марта 24, 2008

Бүгенге Россиядә ислам һәм праваслау диннәренең торышы

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы.

2008 елның 14 мартында БТКның милли-мәдәни сәясәт мәсьәләләренә багышланган “Түгәрәк өстәл” ендә ясаган чыгыш.

Бүген Россиядә ислам һәм праваслау динәренең хәле бертигез түгел, христиан дине дәүләт дине дәрәҗәсенә менеп җитте, ислам динен тотучылар исә һәртөрле кысуларга һәм эзәрлекләүләргә дучар ителде. Бөтен Россия буенча мөселманнарны төрмәләргә утырту, ислам дине китапларын хөкем итү һәм суд белән тыю, ислам дине һәм мөселманнар турында мыскыллы китаплар чыгару шул хакта сөйли. Кызганычка каршы, бу хәлләр Татарстанны да читләтеп үтмәде, моңа өстәп, соңгы вакытта ислам китапларын яндыру турында хәбәрләр таралды. Әгәр бу хәбәр дөрес булса, Татарстанда ислам китапларын яндыру иң зур җинаять булачак! Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев толерантлык үрнәге булып бөтен ислам дөньясында йөри, ә биредә ислам китапларын яндыру-яндырмау турында сүз бара! Я бу махсус оештырылган бик зур провокация, яисә астыртын эшләнгән мәкерле эш. Ни булса да, бу Татарстанның йөзен каралта торган, Аллаһның ачуына дучар булырлык гөнаһлы гамәл, шуңа күрә моңа ашагыч чара күрергә кирәк. Без, татарлар, заманында Гариф Гобәйнең “Коръән серләре” дигән китабы белән бөтен ислам дөньясының каргышын алган идек инде, хәзер исә ислам китапларын яндыру белән Аллаһның бәддогасына ирешүебез бар, Аллам сакласын! Һәм нигә Богырысланда хөкем ителгән китаплар өчен Татарстанда ислам китаплары утка яндырылырга тиеш? Ни өчен бөтен пычрак эш Татарстан, татарлары кулы белән эшләнергә тиеш?! Татар конгрессының дин эшләре буенча комиссиясе ашыгыч рәвештә бу мәсьәләдә үз фикерен әйтер, дип уйлыйм.

Диннең үз эчендә, дин тирәсендә барган бәхәсләр дә милләт файдасына түгел, киресенчә, халыкны диннән биздерә торган гамәлләр. Кайбер галимнәрнең һәм дин әһелләренең җәдитчелекне суфичылыкка гына кайтарып калдырып, халыкның башын бутаулары да ислам диненә туры килми. Заманында аерым дин әһелләре арасында суфичылык идеология булып торса да, халык динне суфи буларак түгел, Коръән һәм сөннәт буенча тоткан. Татар халкы беркайчан да каберләргә табынмаган, кабер әһелләрен арадашчы итеп алмаган, төрекләр кебек, алардан киңәш сорамаган. Биләрдә агачларга чүпрәк-чапрак бәйләү мәҗүсилек булып торган кебек, андагы каберләрне изгеләштереп табына башлау да ислам күзлегеннән караганда мәҗүсилек булачак. Шуңа күрә татар халкын дингә өндәгәндә суфичылык, мәҗүсилек һәм җәдитчелек белән башларын әйләндерергә кирәкми, ә Коръәндә һәм сөннәттә ничек бар, шулай дин тотарга чакырырга кирәк.

Безнең дин әһелләре һәм галимнәр шушылар турында бәхәсләшеп яткан арада, Россиянең бөтен төбәкләрендә диярлек мәктәпләрдә христиан дине нигезләре укытыла башлады. Сүземне дәлилләү өчен, мин Курган өлкәсеннән бер документ алып кайттым, ул өлкәнең Шадрин районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең татар кешесе, җирле депутат Әхмәдулла Хәбибуллинга җавабы. Әхмәдулла әфәнде үзе яши торган Йолдыз/Эчкен/ татар авылы мәктәбендә ислам мәдәнияты нигезләрен укытырга рөхсәт сорап район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иткән булган. Җаваптан күренгәнчә, 2005 елда Курган өлкәсе Мәгариф идарәсе һәм Курган проваслау Епархия идарәсе арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешү төзелгән һәм эш планы расланган булган. Шуның нигезендә өлкәнең күп кенә мәктәпләрендә “Христиан мәдәнияты нигезләре” курсы укытыла башлаган, бу дәресләрне Курган укыту учреждениеләрендә махсус әзерлек үткән белгечләр алып бара икән.

“Введение курсов духовно-нравственной направленности не предполагает религиозную подготовку обучающихся, - диелә рәсми җавапта. – Основная концепция – приобщение детей к истокам культуры своего народа с позиции ее неразрывной связи с христианством.”

Ә өлкәдәге татар балаларына нишләргә? Мәгариф чиновнигының моңа да җавабы бар, татар авылларында мәктәпкә “Ислам мәдәнияты нигезләре”н кертү өчен ул 5 төрле шарт куя. Беренчесе – ата-ананың язма гаризасы һәм баланың ислам мәдәнияты тарихын өйрәнергә шәхси ризалыгы. Икенчесе – Курган ИПК һәм ПРОсында тикшерү-экспертиза узган, һәм Курган өлкәсе Мәгариф идарәсе тарафыннан файдаланырга тәкъдим ителгән укыту-методик комплексы, ягъни, китаплар. Өченчесе – Курган мәгариф учреждениеләре ИПК һәм ПРОда бу курсларны укытырлык белгеч әзерләү, бу таләпнең читенә кулдан гына “яки башка институтта” дип тә өстәлгән. Дүртенче шарт – мәгариф учреждениесе советының бу предметны укыту база планына кертүе турында карар кабул итүе яки өстәмә белем бирүгә сәгатьләр билгеләве. Бишенчесе – Курган өлкәсе Мәгариф идарәсе белән мөселман җәмәгатьчелеге җитәкчеләре арасында шушы хакта Килешү төзү.

Бу таләпләрнең өчесен урыннарда да башкарып чыгарга була, әмма икесен Казан ярдәменнән башка эшләргә мөмкин түгел. Ягъни, ислам мәдәнияты һәм тарихы буенча китапларны, бигрәк тә, Курганда тикшерү үтә алырдай дәреслекләрне бары тик Татарстанда гына табарга мөмкин. Икенчесе – бу дәресләрне укыта алырдай белгечләрне бары тик Казанда, укытучыларның белемен күтәрү институтында гына әзерләргә мөмкин. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар моны башкарып чыга алырлармы? Казан аларга вакытында һәм тиешле ярдәмне күрсәтә алырмы? Хәзер алар ярдәм сорап татар конгрессына да, Мәгариф министрлыгына да язалар, нәшриятларга, диния нәзарәтләренә дә мөрәҗәгать итәләр. Һәм аларның хатлары шушы оешмалар арасында югалып калырга да мөмкин, чөнки бездә, гадәттә, уң кул нәрсә эшләгәнне сул кул белми, читтәге татарлар да кая барырга белмичә, өч нарат арасында буталып йөриячәкләр. Шуңа күрә бу мәсьәләне күзәтүдә тоту өчен, координация өчен татар конгрессындамы, Мәгариф минисрлыгындамы бер бүлек оештырырга кирәк, дип уйлыйм, чөнки алга таба мондый хатлар, мөрәҗәгатьләр бөтен Россия буенча йөзәрләп килә башлаячак. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга бу мәсьәлә буенча без ярдәм итмәсәк, беркем ярдәм итмәячәк, димәк, татар авылларында да мәктәпләрдә христиан дине нигезләре укытыла башлаячак. Әлбәттә, христиан динен укыту өчен мондый шартлар куелмаячак, чөнки алар артында дәүләт тора, ә читтәге татарлар артында бары тик Казан гына тора. Милләтебез һәм динебез каршында менә шушы олы җаваплылыкны тоеп эшләсәк иде!

фикер алышу